Яратканым туган конен белэн поздравления на татарском

chajnik posuda stol 175265 1280x720

Поздравления с днем рождения на татарском языке

Туган көнең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз.
Тынычлык, җылылык, бәхет
Һәм игелек телибез.

Якыннарга, сиңа сәламәтлек,
Кайгы-хәсрәт булмасын тормышта,
Йортыгызда булсын көлү, шатлык,
Авырулар булмасын беркайчан.

Яхшы син, дусыбыз,
Син мәңге шул ук кал,
Без гел булышырбыз,
Бездән гел бар ярдәм.

(перевод в стихах)
С днем рождения тебя
Поздравляем мы, любя.
И хотим тебе добра,
Счастья, мира и тепла.

Близким и тебе ― здоровья,
Чтоб не знали бед и горя,
Были веселы всегда,
Не болели никогда.

Ты хороший человек,
Оставайся им вовек,
Мы всегда во всем поможем,
Подсобим тебе, чем сможем.

Туган көнең күңелле булсын!
Шатлыклы, куанычлы һәм бәхетле!
Кәеф гел күтәренке булсын!
Гомерең шатлык-куанычлар, могҗизалар белән тулсын!

Сәламәтлегең беркайчан да начарланмасын!
Нервларың исән булсын!
Кояш һәрвакыт тәрәзәгә балкысын!
Күңелеңдә һәрвакыт җылы булсын!

(перевод с татарского языка на русский)
День рождения пусть будет весёлым!
Озорным, смешным и задорным!
Пусть настроение будет выше небес!
Пусть будет жизнь полна радости и чудес!

Пусть здоровье всегда будет крепким!
Пусть целыми будут нервные клетки!
Пусть солнце всегда светит в окно!
Пусть на душе всегда будет тепло!

Туган көнең белән!

Туган көнең синең котлы булсын,
Туар таңың булсын бәхетле.
Язмыш дигәннәре һичкайчан да
Күпсенмәсен иде бәхетне.

Шатлыкларда үтсен һәрбер көнең,
Бәхетле бул гомер-гомергә.
Куанычлар сиңа насыйп булсын,
Рәхмәтле бул һәр килгән көнгә.

(перевод с татарского)
С днем рождения тебя поздравляю!
Каждый день свой в счастье ты одень,
Пусть судьба твоя не пожалеет
Много счастья тебе в этот день.

Жизнь твою пусть радость наполняет,
Счастья ― чтоб на долгие года.
Эта радость будет пусть без края,
И будь благодарной ты всегда.

Туган көнең бүген җитте,
Бәйрәм бик зур сиңа килде,
Яхшы кәеф бүләк итсен,
Бар гомердә әйбәт булсын.

Күзләр һәрчак балкып торсын,
Йөзкәеңдә ирен көлсен,
Күңелеңдә кошлар очсын,
Тормышыңда уңыш көтсен.

Син искиткеч матур кеше,
Бәхет, сәламәтлек сиңа,
Бар хыяллар синең ашсын,
Нәрсә телисең үзеңә.

(перевод на русский в стихах)
Наступил твой день рождения,
Праздник твой к тебе пришёл,
Пусть подарит настроение,
Пусть все будет хорошо.

Пусть глаза всегда сияют,
На лице — улыбка, смех,
Птички на душе порхают,
В жизни ждёт тебя успех.

Ты прекрасный человечек,
Счастья, здравия тебе
И везенья, благ всех вечных,
Все, что хочешь ты себе.

Туган көн белян котлыйм,
Чын күңелемнян телим,
Мәңгегә яшь булырга
Унсигез гэ калырга!

Сау бул, хасрят булмасын,
Шатлыклар очеп кунсын,
Яхшы яшәргә кирәк
Миннэн сиңа шул теләк!

(перевод с татарского)
С днем рождения поздравляю!
Искренне тебе желаю
Вечно молодым (ой) остаться,
Жить всегда, как в 18!

Быть здоровым (ой), не знать бед,
Счастье пусть витает,
Жить тебе так много лет
От души желаю!

Туган көн белән сине,
Бәхет, шатлыклар булсын,
Сәламәт бул, сөйкемле,
Тормыш ярату белән тулсын.

Сиңа яхшы гомерне телим,
Күңелле, матур, әйбәт,
Кыенлыкны син әйт «белмим»,
Һәр көн бик матур булачак.

(перевод с татарского в стихах)
С днем рождения тебя,
Счастья, радости, здоровья.
Каждый день живи любя,
Будь любим, дыши любовью.

Пусть все в жизни будет круто,
Весело и с позитивом.
Никогда не будет трудно,
Каждый день будет красивым.

Туган кө нең синең котлы булсын,
Якты булсын барыр юлларың.
Һ ә рбер кө нең торсын куанычтан,
Гел яхшыга илтсен уйларың.

Иң нә рең не кочсын фә рештә лә р,
Бә хет керсен шакып ишегең.
Яшә һ ә рчак шатлык-куанычта
Язмыш белә н бергә килешеп.

Кү к йө зең дә һ ә рчак кояш булсын,
Болытларны җ иллә р таратсын.
Тө нге кү кне яктылыкка кү меп,
Сиң а бары тынычлыклар телә п,
Бә хет юрап, аең калыксын.

(перевод с татарского в стихах)
С днем рождения тебя поздравляю!
Пусть яркими будут все твои пути.
Мысли станут для лучшего началом,
Пусть из радости состоят все дни.

Сияй всегда в счастье и в радости,
Пусть Ангелы обнимут за плечи.
Живи, договорившись с судьбою,
Пусть счастье в твои стучится двери.

На небе всегда пусть солнце сияет,
Гоняя на небе все облака.
Пусть радости и счастья желает
В ночном небе полная луна.

Туган көн белән котлыйм,
Күп сүз әйтергә кирәк,
Яхшы кәеф белән телим
Булырга тагын да бәхетлерәк.

Исән-сау булыгыз, бәхетле,
Шатлык белән яшәгез,
Яшь булыгыз һәм күңелле,
Моңсу бердә булмагыз.

Һәр көн куанычлар китерсен,
Оптимизм һәм уңышлар,
Уңай үзгәрешләр күбрәк кертсен,
Яхшылыклар да булырлар.

(перевод с татарского)
Поздравляю с днем рождения,
Нужно много слов сказать,
И с хорошим настроением
Хочу благ всех пожелать.

Будьте в здравии, счастливы,
С жизнерадостью на «ты»,
Сердцем и душой игривы,
Веселы и молоды.

Пусть вам каждый день приносит
Радость, оптимизм, удачу,
Позитива больше вносит
И добро дает в придачу.

Источник

Туган көнгә котлаулар \ Поздравления с днем рождения

Туган көн елга бер генә килә. Шушы елдагы бер көнне якыннарыгыз өчен тәэсирле һәм истәлекле итәр өчен, безнең сайттагы шигъри котлаулар һәм теләкләр сезгә ярдәмгә килер дип ышанып калабыз. Узегезнең якыннарыгызга, туганнарыгызга, дусларыгызга күтәренке кәеф бүләк итегез! «Ихластан.РУ» — котлаулар сайты барчагызга да исәнлек-саулык, шатлык-сөенечләр генә тели. Туган көннәрегез күңелле үтсен!

Сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим.Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син.Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә яссын!

Өстәлегез тулы һәм түгәрәк булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, балаларыгыз тәртипле һәм тәүфыйклы булсын, акчагыз күп һәм куанычлы булсын, тормышыгыз тигез һәм матур булсын!

Сине туган көнең белән тәбрик итэм. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.
***

Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

Мин телимен сезгә
Көннәрнең яктысын.
Төннәрнең айлысын.
Күрмәсен башыгыз
Ялгызлык хәсрәтен.
Балалар кайгысын.

***
Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортыңа кайгылар килмәсен,
Гәрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.
Ямьләндереп синең гомерең.

***
Гомер юлың пар канатлы үтсен.
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.
Сезгә озын гомер телим,
Куаныч, шатлык телим.
Сабырлык җан тынычлыгы,
Бәхетле картлык телим.

……….. абый! Синең төсле
Кешеләр сирәк була.
Авыр чакта синең төсле
Кешеләр кирәк була!
Синең төсле кешеләр ул
Безгә гел үрнәк була.
Иң кыен, авыр чакларда
Таяныч, терәк була!
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык
Гел уңышлар гына язсыннар.
Матур сүзләр иренеңә бик килешә,
Елмаюың нурлар сибә йөзләреңә.
Йөрәгеңнең тибешеннән җылы килә,
Күңелеңнең ихласлыгы күзләреңдә.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

***
Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.

***
Котлап синең туган көнеңне,
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдэй
Якты булсын тормыш юлларың.

Гел шатланып яшэ, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

***
Туган көннәр чәчәк белән
Ямьлерәк, кадерлерәк.
Гел янәшә булсак иде!
Безгә тагын ни кирәк?

***
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда!

***
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

***
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен.
Гел елмаеп гомер кичер син.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Боекмасын һич тэ күңелең,
Гөлле булсын тормыш юлларың.

***
Балаларыңның һәрчак сезгә
Якты булсын иде йөзләре.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын.
Көтсен матур гомер көзләре.

***
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Мин ышанам алда бары бәхет,
Куанычлар сине көткәнгә.
Яшә үз-үзеңә тугры булып.
Үкенмәслек итеп үткәнгә.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән.
Барыбыз да бергә җыелып.

***
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын.
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын,…. туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрэт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Һәр яңа таң синең өчен
Елмаеп атса иде.
Һәр яңа көн туган саен
Шатлыклар артса иде.

***
Авырлыклар бер дә кичермә.
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Синең йөзендә шатлык нуры.
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

***
Һәр көн сине котлап кояш чыксын.
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Бәхет бит ул — ныклы сәламәтлек.
Гөрләп яшә, бер дә боекма.
Кыю атла гомер юлларында,
Күңелсезлеклэргә юлыкма.

***
Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,
Хылларың якты.
Тормыш күгең гел аяз,
Күңелеңдә гел яз булсын.

***
Күңел күгең һәрчак аяз булсын.
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

***
Юлдаш булып сиңа иң элек
Янәшәңдә барсын изгелек.
Йөзләреңә чыккан бәхетең
Була күрсен, берүк, гомерлек.

Матур сүзең ләйсән кебек сусаганда,
Шифа кебек сызлаганда күңел кылы.
Кешеләргә бүләк иткән шушы сүздән
Башланадыр сине көткән бәхет юлы.

***
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма.
Иң кадерле якын кешебез.

Гомерне бит еллар билгеләми.
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Матур сүзең ләйсән кебек сусаганда,
Шифа кебек сызлаганда күңел кылы.
Кешеләргә бүләк иткән шушы сүздән
Башланадыр сине көткән бәхет юлы.

***
Котлы булсын, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен синең килер көннәрең.

***
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма.
Иң кадерле якын кешебез.

Гомерне бит еллар билгеләми.
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

***
Туган көнең белән котлыйм,
Ак бәхетләр сиңа телим.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

***
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшә.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңда үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.

***
Гел шатланып яшэ, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

***
Туган көннәр чәчәк белән
Ямьлерәк, кадерлерәк.
Гел янәшә булсак иде!
Безгә тагын ни кирәк?
Ак бәхетләр сиңа телим.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

***
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшә.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңда үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.

***
Гел шатланып яшэ, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

***
Туган көннәр чәчәк белән
Ямьлерәк, кадерлерәк.
Гел янәшә булсак иде!
Безгә тагын ни кирәк?

Туган көнең белән котлап
Телим изге теләкләр
Мәңге Раббым рәхмәтләре
Булсын сиңа бүләкләр.

Раббым биргән гомереңне
Яшәргә насыйп итсен
Авырулар начар кәеф
Килмичә кире китсен.

Йоклаганда ике якта
Фәрештәләр утырсын
Һәркөн иртән күзең ачкач
Бәхетең көтеп торсын

Хәвеф-хәтәр начарлыклар
Сине әйләнеп узсын
Ялгыш абынып егылсаң
Дусларың кулын сузсын

Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

Бик гадисең, бик гүзәлсең,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше карты
Сине бердәй ярата.

Сине котлап җыелганнар
Иң якын туганнарың.
Дусларның да чакыргансың
Үзең күк булганнарыню.

Бүген сиңа кайгыларсыз
Озын гомер телибез.
Шул гомерне бергә-бергә
Яшәрбез дип уйлыйбыз.

Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.

Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәр гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә бул!

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

(…исем) Тормыш юлың бүген
(..сан)нче кат җирдә әйләнә.
Бәхетле бул көлеп кенә яшә,
Теләгеңә иреш дөньяда.

Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.

Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.

Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Гел булыгыз янәшә

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа, ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине, чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып…

Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

Бу көн шулай куңелледер — Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.

Котлыйбыз сине туган көнең белән,
Шау чәчәкле айда тугансың.
Шуңа күрәдерме ягымлы да,
Син, сабыр һәм тыныч булгансың.

Бездән сиңа шушы изге теләк –
Борчу күрми, яшә гомергә.
Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына
Яшик әле алда гел бергә…

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.

Хөрмәтле …!
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,шулкадәрле яшьтер моңа диеп карамыйлар, бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл чәчәксең, ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын. Йолдызлы аяз күгеңдә ак бәхеткәең ак болытларга ашып торсын. Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен, мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен, җан-бәгырьдән түгелмәсен.
Юлларыңа гөлләр сибелсен!

Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Жәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз жилләре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда да

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.

Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.

Туган көнең белән котлыйм,
Ак бәхетләр сиңа телим.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

Бу гомерләр искән җилләр кебек
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында бәхет теләп
Гел елмайсын якты иртәләр.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа
Тән сихәте бирсен гомергә
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә…

Ерак калмады язга да,
Кояш яктырак карый.
Кышның шундый бер көнендә
Җиргә тусаң да ярый.

Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сөю дәшә,
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!

Кояш кешеләр йөзенә
Елмаю булып куна.
Син дә яшә бу дөньяда
Бәхетле булып кына.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!

Бүлешәбез барлык шатлыкларны,
Бөтенебез бергә җыелып.
Гомерегезнең олы вакыйгасы
Күңелләрдә калсын уелып!

Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!

Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,

Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсенәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.

Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Бүген синең туган көнең
Бар да тели матур теләк.
Күреп торам күңелеңә
Бер җылы сүз синең кирәк.

«Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Булсын иде, — диләр күбрәк».
Нидер һаман җитми кебек,
Гади генә бер сүз кирәк.

«Дөнья мәшәкате күмгән,
Ял итәсен, — диләр — сирәк».
Онытылып торыр өчен
Җанга якын бер сүз кирәк.

Гаиләң матур дөньяң җитеш,
Эзләгәнең таптың, димәк.
Шуннан да зур бәхет булмас,
Сиңа тагын нәрсә кирәк?

Ул сүзне әйтүче кеше —
Яныңдагың, синең терәк.
Җан тынычлыгы бир, Ходай!
Шушы булсын минем теләк.
(Нәфисә Сабирҗанова)

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен

Бу көн шулай куңелледер — Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.

Хисләр ташый йөрәк түреннән,
Саф теләкләр булып түгелә.
Сине туган көнең белән
Тәбрик итәбез чын күңелдән.

Торыш юлын уз син шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын
Вак яңгырлар аны юмасын

Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.

Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!

Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Мин сиңа бер генә теләк телим!
Саулык,саулык,саулык!
Ә саулык ул-озын гомер,
Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы!

Күңелең күгендә көн дә кояш,
Көн дә яз булсын!
Җаныңда чәчәкләр атсын!
Мәхәббәт җимешең,хыялыңдагы серле
Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!

БЕЗНЕҢ ГОМЕРЛӘРНЕҢ, ТИК БАШЫ…

Гаилә дигән дәүләт бик җаваплы,
Уйнап кына аны кормыйлар.
Сабырсызлар, хөрмәтсезләр анда
Бергә-бергә озак тормыйлар.

Ир – хатынга — шәхси торак кирәк,
Бер-бер артлы туа балалар.
Алар әле би-ик тырышкач кына,
Ярдәмчеләр була алалар.

Барысы да төшми күктән генә,
Акча кирәк — барсы, барсына.
Аны табар өчен ир кешеләр
Һәркөн эшкә,- диеп ашыга.

Әни кеше өйдә бала карый,
Игезәкләр – икәү – малай, кыз.
Юа, җыя, җайлый, пешеренә –
Көннәр буе чаба тыз да быз.

Ярый әле әбиләре бар бит,
Кирәк саен йөгереп киләләр.
Алар инде хәзер оныкларын
5 бармагы кебек беләләр.

Нәни бала – патшаны да җиңә,
Без дигәнчә түгел, көйлисе.
Кунакка да кайчак бар(а а)лмыйсың,
Теләмәгәндә дә биисе.

План буенча эш барып чыкмый,
Ачу килгән чак та булгалый.
Ир – хатынга, хатын – иргә кайчак
Үпкәләп тә әле куйгалый.

Ләкин, болар бар да вакытлыча,
Хөрмәт булса ике арада.
Гомер юллары бит гади түгел –
Ак чагы да була, кара да.

Бер-беребез өчен җилкән булып,
Йөзеп чыгыйк тормыш диңгезен.
Син – терәгем булсаң, бар давылны
Җиңәргә дә әзер мин үзем.

Балалар да үсәр, берчак безнең
Ярдәмчеләр әле булырлар.
Безнең ӘТИ, безнең ӘНИ,- диеп,
Горурланып үрнәк алырлар.

Ак әби һәм Ак бабайлар булып,
Оныкларга киңәш бирербез.
Нинди уллар, кызлар үстердек!- дип,
Рәхәтләнеп сөенеп йөрербез.

Язмышыбыз сине – миңа язган,
Мине – сиңа,- диеп юраган.
Күкләр безгә никах укыганнар,
Аллахыбыз бәхет юраган.

Источник

Простой ремонт
Adblock
detector