Юбилей женщине поздравления на татарском языке

para luna ostrov palmy more 54798 1280x720

50 яшь

Поздравления с 50 летним юбилеем на татарском языке

50 яшьлек юбилей белән котлаулар

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела?!

Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.

Тормышның иң ямьле чагы.

Илле яшь – ул әз әле!

Алда әле – күпме шатлык,

Күпме бәхет, наз әле.

Гомеренәнең бу мизгеле,

Туктап бер җырлап алу.

Үткәннәргә шөкер итеп,

___ Дустым, 50еңдә дә,

Көрәшеп һәм яшнәп кал.

Бу дөньяда теләгәнчә,

Нәкъ үзеңчә яшәп кал.

Чәчеп кал син, урып кал.

Һәрчак егет булып кал син,

Һәр чак ___ булып кал.

Үткән елларың, үткән юлларың,

Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?

Уйларың матур, күз карашыңдай

Чем кара чәчләр әле һаман да.

Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,

Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.

Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,

Гасыр буена саклар төсле сез.

Бәхет бизәсен якты күңелеңне.

Яшәү ялкының сүнә белмәсен,

Җырлап каршы ал тагын иллене.

Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.

Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге—яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.

Шуңа күрә, эш —почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.

Зур уңышлар телим сиңа,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен
Бәхет Ишекне тибеп ачып.

Чир-чорлар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.

Бүген —бәйрәм.
Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый—
Дәртегез сүрелмәсен.

Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Кәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә!

Ханнар кебек горур табигатьле,

Ханнар кебек бәйсез, йөгәнсез.

Яши белә читтән көлеп кенә,

Ваклыкларсыз, фәлән – төгәнсез.

Тормышыңның иң ямьле чагы,
50 яшь – ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле –
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
***

Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.

Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге-яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.

Зур уңышлар телим сиңа,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен
Бәхет Ишекне тибеп ачып.

Чир-чорлар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.

Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Кәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә!
***

50 яшь ул күп тә, аз да,
50 яшь ул- олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.

Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.
***

Сиңа бүген 50 тулды.
Гөмер, диләр, аккан су.
Син шул гөмер уртасында
Бәхет кошын тапкансың.

Ир уртасы-ил тоткасы!
әле шундый яшь Синдә-
Җир җимертеп яшәр чагың
Син-аллалар яшендә!

Юбилей белән котларга
Сиңа да җитте чират.
50 яшькә җиткән егет –
Җитлеккән булган ир-ат.

Шулай булмый, гомерләрнең
Шактый өлеше үткән.
Мәхәббәтнең җимешләре –
Балалар үсеп җиткән.

Хезмәттә дә, күз тимәсен,
Ирешелгән уңышка.
Ышанычын аклагансың
Чыгучының тормышка.

Мөселманча, тыйнак кына,
Гомер итәсез парлап.
Кызартмыйсыз йөзебезне,
Сез безгә үрнәк парлар.

Гаиләңә, дус-туганга,
Син, шөкер, игътибарлы.
Туган көнең хөрмәтенә
Кабул ит ихтирамны.

Холкың кызу булмаса да,
Янасың, сүрелмисең.
Шатлык килсә, кайгы килсә
Сугылып бәрелмисең.

Акыл белән хәл итәсең
Тормыш мәшәкатьләрен.
Күрү язсын дөньяның һәм
Ахирәт рәхәтләрен.

Юбилей датасы белән,
Котлаек Синдәй дусны.
100 яшьтә күрешү теләп
Күтәрик әле тостны.
***

Илле дибез, илле бит ул

Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.

Ир уртасы-ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.

Җырлыйк әле әйдә, дуслар,
Җыр күтәрә күңелне.
Җырлый-җырлый йөзне тутыр-
Яшә тагын иллене!
***

50 яшь ул картлык түгел,
Гөмернең иң матур чагы!
Эh тә итми, җырлап кына
Бер иллене яшә тагы!

Источник

Простой ремонт
Adblock
detector